23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Шушы ике теманы берләштереп, Олы Мәтәскә мәдәният йортында, 22 февраль көнне авыл җирлегенә кергән барлык мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм концерты уздырдылар. Бәйрәмдә авыл җирлегенә кергән дүрт авылның үзешчәннәре чыгыш ясады. Чара барышында Армия сафларында хезмәт итүче егетебезнең сәлам хатлары укылды. Бәйрәм концерты бик күңелле булды. Барлык чыгышлар да көчле алкышларга күмелде.