Компьютер грамоталылыгы

2021 елның 2 марты, сишәмбе

    2021 елның 25 февралендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Хөсәенова Л. З. “Компьютер грамоталылыгы” программасы буенча социаль хезмәт алучылар белән “Клавиатура – безнен булышчы” темасына дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: текст мәгълүматын тапшыруның төп чарасы буларак клавиатура төзелеше белән таныштыру, клавиатураның төп төркемнәренең группаларын формалаштыру һәм компьютер ярдәмендә мәгълүмати бурычларны хәл итә белү. Дәрес вакытында яңа почта тартмасы булдырырга, электрон хатлар җибәрергә дә өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International