Туган тел сүзе - Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз!

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул аның мәдәнияте,тарихи көзгесе. 21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.  Шул уңайдан,  туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгын, матурлыгын, аһәңлеген кадерләп саклауны максат итеп, Айдар авыл китапханәсе “Анам теле-телләр теле, милләтемнең бердәнбере” дип исемләнгән онлайн шигъри марафон уздырды. Укучыларның марафонга катнашуы, туган телебез - татар телендә үз сәләтләрен күрсәтәсе килүе, аеруча уңай тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International