Агымдагы елның 26 февралендә Яшел Үзән шәһәрендә ГТО Бөтенсоюз комплексы оешуга 90 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы республика кышкы фестиваленең финалы узды. Ярышларда Татарстан Республикасының зона этапларында җиңүче 11 команда катнашты. Теләче районы командасы составына түбәндәгеләр керде: катнашучылар-Гатиятов Рәсип, Хасаншин Ренат, Кадыйров Альфред, Хәкимов Рафил, Вәгыйзов Рәсүл, Шәмсетдинова Сөмбел, Митрофанова Анна, Гаязов Азамат, команда җитәкчеләре –Гаязов Марат Галимҗан улы, Нәҗипов Раил Расиф улы. Ярышлар программасы буенча, ГТОның 2-нче баскычыннан 9-нчы баскычына кадәр барлык катнашучылар да чаңгы ярышлары, отжимание, тартылу, сыгылмалы наклон, озынлыкка сикерү, туловище күтәрү һәм гер күтәрү кебек төрләрдә ярыштылар. Фестиваль нәтиҗәләре 2021 елның маенда игълан ителәчәк.