15 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучылары Халыкара фәнни – танып белү, иҗади һәм интеллектуаль «Тамчы — шоу» конкурсында катнаштылар һәм «Танып белү һәм иҗат” номинациясендә җиңү яуладылар . Халыкара фәнни – танып белү, иҗади һәм интеллектуаль «Тамчы — шоу» конкурсында Теләче һәм Норлат районы укучылары көч сынашты. Безнең мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары Кадыйрова Камилә, Хафизова Зилә һәм Ибраһимов Делюс сорауларга дөрес җавап бирделәр һәм география , татар теле һәм әдәбияты, тарих фәннәрен яхшы белүләрен күрсәттеләр . Укучыларны уенга татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гарипова Р.Г. белән Л.М. Якупова әзерләделәр. Җиңүчеләрне котлыйбыз, алдагы ярышларда да уңышлар телибез!