Ә бу без яшәгән йорттан, урамнан һәм авылдан башлана. Димәк, дөньяның экологик проблемаларын хәл итүгә без һәрберебез өлеш кертә ала. Экологик айлык кысаларында без дә укучылар һәм укытучылар белән берлектә мәктәп яны территориясендә өмә үткәрдек.Башлангыч сыйныф укучылары да югары сыйныф укучыларыннан калышмаска теләп эшләделәр.Күз ачып йомганчы территориябез кышкы кар астыннан чыккан чүп-чардан чистарынды. Өмәбезне экологик флешмоб белэн төгәлләдек. Бу өмә беренчесе һәм соңгысы булмас!