20 апрель көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Шахмат зонасы” ачылды. Бәйрәмдә Теләче муниципаль районы башлыгы Хазипов Н.Н. , район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Д. С., район мәгариф бүлегенең укыту – методик эшләре буенча начальник урынбасары Якупова Л. К., Теләче муниципаль районының өстәмә белем бирүче – Балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәге җитәкчесе Назипов Р.Р., Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Вәлиуллин М. А. катнашты. Теләче муниципаль районы башлыгы Хазипов Н.Н укучыларны, укытучылар коллективын бәйрәм белән котлады, зур уңышлар теләде. Бәйрәм укучыларның җыр-биюләре, шигырьләр белән үрелеп барды, кунаклар һәм укучылар арасында барган шахмат уены белән дәвам итте. Укучылар кунаклар белән бергә шахмат уеннарында үз көчләрен сынап карадылар.