Бүген иртәңге линейка вакытында Бөек шагыйребез Г.Тукайның иҗатын искә төшереп укучылар шигырьләрен яттан сөйләделәр. Татар теле укытучысы Салимова Р.Г. шагыйрьнең тормыш юлының авырлыгын тагын бер кат искә төшереп китте. Шигырьдәгечә - Халык күңеленә ак нур сибүче, кара төннең якты ае, шаулы язның тургае булган Бөек Тукаебыз – мәңге безнең күңелләрдә... Без - Тукайлы халык, мәңгегә!