20 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе «Кояшкай» балалар бакчасында кунакта булды.

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Ул тәрбиячеләр белән берлектә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан ”Әбиемнең күңел сандыгы” дип исемләнгән мәдәни чара уздырды. Китапханәче балаларны татар халкының милли киемнәре, чиккән сөлге кулъяулык, бизәнү әйберләре белән таныштырды. Соңыннан балалр “Йөзек салыш” татар милли уенында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International