Теләченең 1нче балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга интегратив алымнар кулланып, җыр күнекмәләрен үстерү аша туган телләрне өйрәтү” дигән темага семинар-киңәшмә узды.

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

 Семинарда катнашучылар әзерлек төркеме балаларының музыкаль сәламен (Исхакова Л.Ф), өлкән төркем балалары белән «Без планета өчен җаваплы» (Муликова Г.Ф., Насибуллина Л.Ш., Мөхәммәтҗанова М.Е., Гильфанова Ф.Н.), Г.Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкияте буенча театральләштерелгән музыкаль тамаша (Сабирҗанова Л.М., мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында җыр күнекмәләрен үстерү буенча мастер - класс (Зәйнетдинова З.З., №2 балалар бакчасы музыка җитәкчесе) карадылар.

     Ачык чаралардан соң түгәрәк өстәл үткәрелде. Теләче №1 балалар бакчасы педагоглары (Нуруллина А.Х), Теләче №3 балалар бакчасы музыка җитәкчесе (Сафина Р.К.) докладлар белән чыгыш ясадылар. Семинарга йомгакны мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Саетова А.Н. ясады. Чарадан соң тема буенча фикер алышулар дәвам итте, алга таба эшчәнлек өчен максатлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International