21 апрель көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә” исемле әдәби кичә уздырдылар. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде һәм презентацияләр күрсәтелде. Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, Тукай әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар.