“Тукай безнең йөрәкләрдә” исемле әдәби кичә уздырдылар.

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

21 апрель көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә” исемле әдәби кичә уздырдылар.    Чараның төп кунаклары - “Кәҗә белән Сарык” бәйрәмгә  бер капчык китап алып килделәр, укучылар Тукай китапларын бик теләп өйләренә яздырып алдылар. Алар  Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Туган авыл” һ.б. мультфильмнарын карадылар.

  Чараның икенче өлешендә "Туган телнең асыл байлыклары" дип исемләнгән  мәдәни дәрес уздырдырылды. Китапханәче укучыларны туган телебезнең бай иҗаты  белән таныштырды. Чара барышында укучылар мәкальләр, шигырьләр тыңладылар, табышмакларга җавап бирделәр, татар халык уеннары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International