|
Бүген Теләченең 2нче балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган |
«Безнең йөрәкләрдә син, Тукай!» исемле шигырь бәйрәме узды. Бәйрәмдә уртанчылар төркемендә тәрбияләнүчеләр шагыйрьнең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кунак булып килгән әкият геройлары – Кәҗә, Акбай, Су анасы, Шүрәле кичәгә тагын да ямь өстәделәр. Бәйрәм ахырында балалар Г.Тукай әсәрләре буенча төзелгән "Зәлиянең төше" спектаклен сәхнәләштереп күрсәттеләр.