|
23 нче апрель көнне Теләченең 2 нче балалар бакчасында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм булып узды. Атна дәвамында балалар бакчасында рәсемнәр, кул эшләнмәләре, шулай ук шагыйрьнең китаплары күргәзмәләре әзерләнде. Бәйрәмдә өлкән төркем балалары Габдулла Тукайның танылган "Бала белән күбәләк", "Кызыл шәкерт" һәм "Кәҗә белән Сарык" әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. |
Шулай ук тәрбиячеләр балалар өчен шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация әзерләделәр. Аның әсәрләрен төрле телләрдә, шул исәптән рус телендә дә укып булуы дип сөйләделәр.