"Тукай җыры безнең йөрәкләрдә"

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан  23 нче апрель көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Тукай җыры безнең йөрәкләрдә"  дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрелде. Без, Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме белән әлеге кичәдә кунак булдык. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны", "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә “Кәҗә белән Сарык”әкиятеннән  персонажларның кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Кәҗә белән Сарыкның күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International