Алар да электрон рәвештә эшкәртеләчәк һәм бастырылачак.
«Госуслуги» порталындагы сорауларга мөстәкыйль җавап бирүчеләргә исәпкә алучы бер минутка гына карый – порталда автомат рәвештә теркәлә торган раслау кодын сорый.
Тик барысы да интернетта исәпкә алуны уза алмый бит. Мәсәлән, ерак һәм кыен булган территорияләрдә яшәүчеләр яки өлкән кешеләр. Алар янына исәпкә алучылар, һичшиксез, киләчәк, барлык сораулар биреп, респондентларның мәгълүматларын кәгазьгә түгел, ә планшетларга кертәчәкләр.