Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу 23 нче апрель көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Тукай җыры безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрелде. Бәйрәмгә “Кояшкай” балалар бакчасыннан балалар килде. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны", "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә “Кәҗә белән Сарык”әкиятеннән персонажларның кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Кәҗә белән Сарыкның күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.