2021 елның 25 апрелендә Шармашин авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан викторина-уен булып узды. Чарада «Почемучки» клубы балалары катнашты. Алар шагыйрь биографиясеннән күп кенә яңалыкларны белделәр. Ватаныбыз, туган тел, гади халык тормышы темасына багышланган шигырьләр укыдылар. Балалар «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә һәм тәкә» һәм башка популяр әкиятләрнең матур басмалары белән таныштылар. Очрашу барышында катнашучылар табышмакларга җаваплар таптылар, ахырда викторинада катнаштылар.