Татар халкының бөек улы, кыска гына, әмма йолдызлардай якты гомер кичергән, үзеннән соң үлемсез шигырьләр һәм поэмалар, чәчмә әсәрләр һәм публицистик язмалар, тәрҗемәләр һәм хәтта икътисадый-сәяси мәкаләләр калдырган Габдулла Тукай исемен белмәгән кеше юктыр. Сөекле шагыйребезнең тууына быел 135 ел. Шул уңайдан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Нурландырып торсын юлыбызны Тукай каләменең яктысы!” дип исемләнгән әдәби кичә уздырды. Кичәдә Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын тагын бер кат искә төшерелде, шигырьләре тыңланды. "Габдулла Тукайда кунакта" дип аталган викторина сорауларына җавап бирелде. Кичә "Сүз башым бит Шүрәле" флешмобына кушылып, “Шүрәле” әсәрен уку белән тәмамланды. Шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән китапларыннан төзелгән “Тукай җыры безнең йөрәкләрдә” күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Тукай иҗаты, аның шигырьләре купме еллар үтсә дә югалмый,онытылмый чөнки ул безнең газиз телебез,туган телебез белән үрелеп үсә,буыннардан буыннарга бирелә.