Музейга сәяхәт.

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

   27 апрель көнне безнең балалар бакчасының зурлар төркеме балалары, тәрбиячеләр белән берлектә, район туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Музей  директоры Фаягөл Имамиева нәни кунакларга бик сөенде. Экскурсия алдыннан ул балалар белән Г.Тукай иҗаты буенча әңгәмә үткәрде. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр һәм «Кәҗә белән Сарык» әкиятен сәхнәләштерделәр. Аннан соң балалар әби-бабаларыбызның көнкүреше белән генә танышып калмыйча, ул чордагы кайбер кием-салымнарны да киеп карый алдылар. Балалар мамонт тешләре, балчыктан төрле чүлмәкләр, борынгы сәгатьләр,  үрелгән кәрҗиннәр, сугыш чоры экспонатлары, патефон һәм башка бик күп кенә гадәти булмаган экспонатлар  күреп  бик канәгать калдылар. Аларга якташыбыз, татар җырчысы Таһир Якуповның иҗаты белән танышырга насыйп булды. Экскурсия барышында  балалар бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүматләр ишеттеләр,  аларга бик ошады. Балалар бакчасына кайту юлында алар әлеге сәяхәт турында бик теләп фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International