Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән барыгызны да
1 май яз һәм хезмәт бәйрәмебелән тәбрик итәм. Яз һәм хезмәт бәйрәме кешелекнең иң мөһим кыйммәтләре - ирек, гаделлек, теләктәшлек сыйфатларын чагылдыра. Ул - изге эшләргә, хезмәт казанышларына рухландыручы бәйрәм. Ә хезмәт, мәгълүм булганча, төрле буын һәм төрле карашлы кешеләрне берләштерә.
Һәркайсыгызның хезмәте лаеклы бәяләнсен, ул сезгә уңыш, шатлык һәм иминлек китерсен. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иң изге теләкләрне белдерәм: сәламәт һәм бәхетле яшәгез, барлык башлангычларыгыз да уңышлы, күңелләрегез яз кояшыдай күтәренке булсын!
Теләче муниципаль
районы башлыгы Н.Н. Хәҗипов