Теләче районында Европа иммунизация атналыгы.

2021 елның 4 мае, сишәмбе

26 апрельдән, халыкның сәламәтлеген һәм иминлеген саклауда иммунизациянең әһәмияте турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән, Европа иммунизация атналыгы башланып ките. Әлеге атна кысаларында 28 апрель көнне Әбде һәм Олы Нырсы, Олы Мәтәскә авыл җирлекләрендә Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре һәм социаль хезмәттән файдаланучылары белән берлектә консультатив очрашулар үткәрелде. Әңгәмә барышында фельдшер-акушерлык пунктларының медицина хезмәткәрләре иммунизация һәм вакцинация үткәрүнең мөһимлеген аңлаттылар, йогышлы авыруларны кисәтү өчен прививкаларның нәтиҗәлелеге турында сөйләделәр. Шулай ук коронавирустан ясатыла торган вакцинация буенча туган актуаль сораулар да яңгырады. Әңгәмә нәтиҗәсендә тыңлаучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга төгәл җаваплар таптылар һәм иммунизациянең мөһимлеге турында белемнәрен арттырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International