Бүген Баландыш төп мәктәбендә , Җиңү көне алдыннан, «Кызыл канәфер»акциясе узды. 1-9 сыйныф укучылары үз куллары белән хәтер символы- канәфер чәчәген ясап, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары гаиләләренә барып, аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Акция " Мин хәтерлим. Мин ярдәм итәм" дигән девиз астында үтте. Бу чара гомер-гомергә батыр булган , бөтен дөньяны үзенең каһарманлыгы һәм бердәмлеге белән таң калдырган кешеләр турында истәлекләрне саклап калырга мөмкинлек бирә.Авылыбызның һәр гаиләсендә дә андыйлар булган һәм бар.