Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр! Сезне чын күңелемнән Ураза гаете белән тәбрик итәм!

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Ислам дөньясында иң олы бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаете җир йөзенә игелек һәм шәфкать кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, яңа рухи тәҗрибә тупларга, эчке дөньябызны камилләштерергә мөмкинлек бирә. Рамазан ае мөселманнар өчен сынау һәм шатлык ае булды. Әлеге изге айда һәр мөэмин-мөселман тыелганнардан тыела, ятимнәргә, игътибарга мохтаҗ ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, күңеленә һәм җанына рухи пакълану ала. Чөнки тормышыбызның әхлакый чисталыгына бары тик игелекле гамәлләр аша гына ирешеп була.

Әлеге якты көндә барыгызга да күтәренке кәеф, бәхет, сәламәтлек, тынычлык телим! Рамазан иманыбызны ныгытсын, гаиләләребезгә шатлык, һәр йортка игелек һәм иминлек китерсен, киләчәккә ышаныч һәм өмет иңдерсен иде.

Ураза бәйрәме –мөбарәк, барыгызның да тоткан уразаларыгыз кабул булсын, барлык теләкләрегез, якты уй-хыялларыгыз тормышка ашсын!

 

Теләче муниципаль

районы Башлыгы                                                                  Н.Н. Хаҗипов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International