Ел саен 25 нче тапкыр рәттән «Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе уздырыла. Акциянең максаты булып ярдәмгә мохтаҗларга ирекле рәвештә булышу идеяләрен, кыйммәтләрен популярлаштыру һәм социаль яктан әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру тора. Әлеге акция кысаларында Теләче районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә «Һәр йортта чисталык» һәм «Спорт-ул тормыш!» чараларын оештырдылар. Социаль хезмәткәрләр үзләренә беркетелгән өлкәннәрнең өй тәрәзәләрен юдылар, йортларында чисталык һәм тәртип урнаштырдылар, йорт яны территорияләрен җыештырдылар. "Язгы игелек атнасы" барышында социаль хезмәттән файдаланучы 18 кешегә, шул исәптән 7 тыл ветеранына, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатынына хезмәт күрсәтелде.