1 май көнне татар язучысы, прозаик, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, танылган язучы Тәүфикъ Әйдинең тууына 80 ел тулу уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә “Тәүфикъ Әйдинең иҗатына сәяхәт” дип исемләнгән китапларына обзор ясалды. Т. Әйдинең балалар өчен язган беренче хикәяләре «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы һәм «Ялкын» журналы битләрендә 1957 елдан басыла башлый. Ул документаль проза публицистика жанрларында аеруча нәтиҗәле эшли. Китапханәдә аның балаларга язылган “Дачада” дигән хикәясенә анализ ясалды.