Белдерү

2021 елның 14 мае, җомга

“2021 нче елны Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итү турындагы” Татарстан Республикасы Президенты Указын тормышка ашыру максатыннан һәм Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү Комиссиясе тәкъдиме белән агымдагы елның 1 нче февраленнән 1 нче сентябренә кадәр Татарстан Республикасы “Халык контроле” мәгълүмати системасы базасында татар телендә язылган элмә такталарда, мәгүлүмати табличкаларда, топографик билгеләмәләрдә, юл билгеләрендә һәм аншлаглардагы ялгышларны табу буенча конкурс игълан ителде. Конкурста катнашу өчен ялгышларны фотога төшереп “Халык контроле” мәгълүмати системасына җибәрергә кирәк. Атамаларның, мәгълүматның дөрес язылышына игътибарлы булсак иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International