22 нче май көнне Теләче урта мәктәбендә "Соңгы звонок" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хамидуллин, Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе И.Р. Мараков , Теләче урта мәктәбе директоры А.Ф. Хафизов , район мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В. Карпова, «Аф-Карго» юридик оешмасы җитәкчесе А.А. Ахмедзянов , чыгарылыш сыйныф укучылары, чакырылган кунаклар , әти -әниләр һәм укытучылар катнашты. Теләче урта мәктәбе директоры А.Ф. Хафизов, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин , район мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В. Карпова , Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе И.Р. Мараков, «Аф-Карго» юридик оешмасы җитәкчесе А.А. Әхмәтҗанов, укытучылар, әти -әниләр чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән котладылар. Быел мәктәпне 25 унберенче сыйныф укучылары һәм 50 тугызынчы сыйныф укучылары тәмамлый. Чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телибез!