Теләче муниципаль район Советының чираттагы унынчы утырышы узды.

2021 елның 25 мае, сишәмбе

19 нчы май көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы унынчы утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин, район Прокуроры ярдәмчесе, Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.

Утырышның көн тәртибендә 4 мәсьәлә каралды.

 

Утырышта каралган төп мәсьәләләр:

  1. “Теләче муниципаль районының 2020 нче елга бюджет үтәлеше турында”;
  2. “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Контроль-хисаб палатасының 2020 нче елда эшчәнлеге буенча отчеты турында”.

 

Утырышта Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе  Яхин Р.Р., Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Контроль-хисаб палатасы рәисе С.И. Фархетдинов, Теләче муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ф.Ф. Зиннәтуллиннар чыгыш ясадылар.  

Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International