Сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан Айдар авыл китапханәсе Самара өлкәсенең балалар китапханәсе уздырган "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле XII Халыкара акциягә кушылды. Китапханәдә 1-5 сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне кычкырып укулар оештырылды. Китап укучылар Бөек Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануы, тылдагы авыр хезмәт, сугыш чоры балалары тормышы турында белделәр. Утлы еллар рухында язылган хикәяләр һәм шигырьләр балалар йөрәгенә үтеп керде. Бу акциянең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур.