7 май көнне Иске Җөри авылы китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз - 2021» Халыкара акциясенә кушылды.

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Әлеге акциянең әйдәп баручысы һәм оештыручысы булып «Самара өлкә балалар китапханәсе» тора. Әлеге акциянең максаты - сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. М.Җәлилнең “Кызыл ромашкалар”, “Сандугач һәм чишмә”, “Бүреләр”,“Моабит дәфтәрләре”, З.Зәйнуллинның “Сугыш алды малайлары” һәм Фатих Кәрим әсәрләре укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International