Казаклар авылы китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дип аталган Халыкара акциягә кушылды.

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Китапханәче якташларыбызның батырлыклары турында сөйләде, соңыннан “Сугыш турындагы китапны укы” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Акция барышында Бөек Ватан сугышы турындагы шигырьләр укылды. Укучылар сугыш һәм тыл ветераннарына багышлап ясалган альбомнар белән таныштылар.  Ахырдан Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International