Турнирда 54 яшь шахматчы катнашты, алар үз-үзләрен тоту, хәтер һәм игътибар, логика һәм фантазия, түземлек һәм зирәклек сыйфатларын күрсәттеләр. Нәкъ менә шундый сәләтләргә әлеге мавыктыргыч уенда осталыкка ирешергә теләгән кешеләр ия булырга тиеш! Шахматның мәктәп укучылары арасында популярлык казануын аңлавы күңелле, чөнки шахмат уены сәләтләрне үстерә, мөстәкыйль фикер йөртергә һәм объектив булырга өйрәтә.