2021 нче елның 14 нче маенда Иске Җөри һәм Алан урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына, Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына һәм Теләче районы оешуга 30 ел тулуга багышланган «Ак ладья» шахмат буенча Теләче муниципаль районы беренчелегенең зона этаплары узды. Ярышларда районның 13 мәктәбеннән барлыгы 116 яшь шахматчы катнашты.
Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар белән бүләкләнде.