Ышаныч телефоны көне

2021 елның 25 мае, сишәмбе

         14 май көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Гайнетдинова Ф.Т., Хөсәенова Л.З., “Ирекле Волонтер” оешмасы белән берлектә Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган акция үткәрделәр.

         Балалар ышаныч телефоны – балаларга һәм ата-аналарга телефон аша түләүсез аноним психологик ярдәм күрсәтү хезмәте. Ышаныч телефоннары эшенең төп принциплары-аноним һәм конфиденциальлек. Балалар һәм яшүсмерләр арасында ышаныч телефонына ышаныч дәрәҗәсен арттыру өчен белгечләр Теләче авылының ял паркында балигъ булмаганнар белән әңгәмә үткәрделәр. Материалны яхшырак истә калдырсыннар өчен волонтерлар буклетлар тараттылар. Аларда ничек дуслар табарга, шат куңелле булырга, авыр хәлләрдән курыкмаска өйрәтәчәк файдалы киңәшләр язылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International