«Родник» үзәгендә «Спорт – ул тормыш!» чарасы оештырылды

2021 елның 25 мае, сишәмбе

«Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия ирекле акциясе кысаларында Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында «Спорт - ул тормыш!» чарасы уздырылды. Волонтерлар, социаль хезмәткәрләр социаль хезмәттән файдаланучы өлкәннәр белән берлектә скандинавия йөреше белән шөгыльләнделәр. Әлеге чараның максаты булып өлкән яшьтәге гражданнарның физик активлыгын арттыру, сәламәтлекләрен һәм психоэмоциональ торышларын яхшырту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау тора. Скандинавия йөреше барышында кулланылучы күнегүләр хәрәкәтләрнең координациясен яхшырта, мускулларны һәм буыннарны ныгыта. Шулай ук мондый төр очрашулар үзара аралашу, социаль элемтәләрне киңәйтү өчен уңай шартлар тудыра. Саф һавада файдалы итеп оештырылган ял уңай нәтиҗә бирде: социаль хезмәттән файдаланучыларның физик яктан хәлләре яхшырды, кәефләре күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International