Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы унаеннан, 15 май көнне Баландыш төп мәктэбе коллективы мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме белән берлерлектә, мәдәният йортында “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да “ дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Балалар җырладылар, биеделәр, нәфис суз сөйләделәр. Театр түгәрәгенә йөруче укучылар Т. Миннуллинның “Иптәш командир” әсәреннән озек тәкъдим иттеләр. Әти-әниләр һәм авыл халкы зур рәхмәт белдерде.