Безнең китапханә бу юнәлештә актив эш алып бара. Укуга караш, кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки иң беренче китабын бала өйдә - әти-әни кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә. Гаилә һәм китапханә арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, әдәби образлар аша балаларны тәрбияләүнең әһәмиятен төшендерү, гаиләдә бергәләп китап укуның файдалы якларын ачу максатыннан "Гаилә белән китап уку буыннарны якынайта" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.