15 май көнне Теләче мәдәният йортында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан "Гаилә бәйрәме" үткәрелде. Бер үк вакытта “Нәни энҗеләр” бәйгесенең өченче соңгы этабы булды. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Якупова Айзиля А. бу бәйгедә катнашып “Зыялы кыз” номинациясендә җиңү яулады. Айзиләне котлыйбыз! Уңышлар теләп калабыз! Безнең гаиләләребез иң нык, тату гаиләләр, балаларыбыз сәламәт һәм бәхетле булсын!