19 нчы май көнне Теләче урта мәктәбендә “Пожар булган очракта һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында мәктәп коллективын эвакуацияләүне оештыру” дигән темага өйрәнү эвакуациясе үткәрелде. Укучылар , укытучылар алдында, гадәттән тыш хәлләр һәм пожар вакытында үз – үзеңне тоту, дөрес эвакуация ясауны аңлатып, Теләче муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча әйдәп баручы консультант О.Б. Хомченко чыгыш ясады. Мәктәп директоры А.Ф. Хафизов балаларны гадәттән тыш хәлләр вакытында , пожар булган очракта эвакуация ясарга өйрәтүне системалы рәвештә дәвам итәргә кирәклеген искәртте.