Без аларга карап сокланабыз, ышанабыз. Балаларда тугрылык, намус, шәфкать кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләү - безнең бурыч. Алда әйтелгәннәрне истә тотып, 20 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Әдәп төбе - матур гадәт” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрделәр. Төрле сыйныф укучылары катнашындагы әңгәмә-кичәдә укучылар белән изгелек, яхшылык кылу, кешелекле, шәфкатьле булу турында әңгәмә алып барылды. Төрле тәрбияви мисаллар китерелде.