Тарих эзләреннән

2021 елның 29 мае, шимбә

             18 майда Теләче районы “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Гайнетдинова Ф.Т. һәм Хөсәенова Л.З. тарафыннан балигъ булмаган балалар белән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан музейга “Тарих эзләре буйлап” дигән темага экскурсия үткәрелде. Музейда безнең барлыкка килгәнчегә кадәр булган һәм хәзерге вакытта зур тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия истәлекләр саклана. Шуңа күрә музейга экскурсия алдыннан гадәти булмаган һәм үзенчәлекле очрашу хисе туа.

              Балалар экскурсия вакытында бик теләп тыңладылар, сораулар бирделәр һәм экспонатларны кызыксынып карадылар. Музейларда балалар вакытта ориентлашырга өйрәнә, музей предметларының нәрсә икәнен, мәдәният һәм табигать һәйкәлләрен ни өчен сакларга кирәклеген беләләр, матди булмаган кыйммәтләрне хөрмәт итәргә өйрәнәләр.

             Балалар музей белән танышудан бик канәгать калдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International