“Китап – якын дус!”

2021 елның 29 мае, шимбә

Балаларда китапка карата хөрмәт уяту максатыннан, район балалар китапханәсе хезмәткәрләре 22 май көнне Теләче ял паркында “Китап – якын дус!” исемле яңа китаплар белән таныштыру һәм фикер алышу сәгате оештырдылар. Биредә балалар өчен иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр искә алып үтелде. Балалар рәхәтләнеп  шигырьләр, әкиятләр тыңладылар, яңа китап битләрен карадылар, әкияти сорауларга җавап бирделәр. Киләчәктә алар китапханәбезнең иң актив укучылары булырлар дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International