24 майда Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә. Бу көнне славян алфавитын булдыручылар – Кирилл һәм Мефодийны искә алалар. Нәкъ менә алар славян язуына нигез салучылар. Рус телендә сөйләүче һәр кеше үзенең мәдәнияте һәм тарихы белән горурланырга, үзенең хәтерендә беренче славян мәгърифәтчеләренең исемнәрен белергә һәм сакларга тиеш. Шул уңайдан Күкчә авыл китапханәсендә, авыл клубы белән берлектә "Борынгы язу тарихы" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.