Республикабызның бай тарихы, үзенә генә хас булган мәдәни мирасы бар.

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Аларны саклап, киләсе буыннарга тапшыру - тамырларыбызны белү һәм тану, балаларыбызның алдагы тормышта яшәвенә нигез булачак. Алан авылы китапханәсендә 26 май көнне,  борынгы бабаларыбыз рухына, тарихыбызга булган олы ихтирамыбызны чагылдыру максатында “Һәр төбәкнең үз тарихы” дип исемләнгән әдәби викторина уздырылды. Чара барышында балалар төбәк тарихы турында белемнәрен ныгыттылар, авылыбызның күренеле кешеләре турында әңгәмәгә  кушылдылар, әдәби викторина биремнәрен бик теләп башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International