Бу истәлекле көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм булып тора. Әлеге күркәм көн алдыннан, 26 май көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Китап йорты, китап дөньясы - һәркем өчен ачык ишеге» дип исемләнгән мәдәни чара үткәрде. Чарага актив укучылар һәм иң беренче китапханәче булып эшләгән Миннегөл апа Зиннәтуллина чакырылган иде. Ул үзенең әлеге һөнәрне ничек сайлавы, хезмәт юлының истәлекле вакыйгалары белән уртаклашты.