2021 елның 8 июнендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Прокуроры тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән Сәрия Сабурская һәм Илдус Нәфыйковка «Skype» программасы аша Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең муниципаль берәмлекләрдәге җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Алдан язылу өчен (843) 236-41-80 телефоны буенча (Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) кирәк.