Янгын куркынычсызлыгының төп белемнәре һәм күнекмәләре белән танышу, куркыныч хәлне бәяләү, янгын вакытында югалып калмау сыйфатларына өйрәнү, янгын сүндерүче һөнәр ияләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан 29 майда Шармыш авыл китапханәчесе «Почемучки» клубы балалары өчен «Не шути, дружок, с огнем, чтоб не пожалеть потом» дигән куркынычсызлык дәресе бирде. Китапханәче балаларга янгынның сәбәпләре, электр приборларын эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре, янгын вакытында үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Дәрес презентация карау белән үрелеп барды. Катнашучылар дөньядагы иң катлаулы һөнәрләрнең берсе - янгын сүндерүче белән таныштылар, ул һәр мизгелдә үз гомерен куркыныч астына куярга әзер булырга тиеш. Чара уен формасында үтте: балалар табышмаклар чиште, уеннар уйнады, викторина сорауларына җавап бирде.