Бәйрәм кызыклы музыкаль уеннар белән үрелеп барды: туннель аша узышлар, капчык киеп йөгерү һәм викториналар беркемне дә битараф калдырмады. Зур кызыксыну белән балалар әкият геройлары турында табышмаклар чиштеләр, гадәти булмаган эстафеталарда катнаштылар, балачак турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.