Олимпиадада урын алучыларны котлау

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Җәйнең беренче көнендә Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтелә.Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Аларның мәрхәмәтле, кешелекле һәм иң мөһиме – сәламәт булып үсүенә ата-аналар, балалар бакчасы, мәктәп, гомумән, җәмәгатьчелек бурычлы. Баландыш төп мәктәбе  данын  республика  олимпиадаларында  яклаган балаларыбызның уңышлары белән без чиксез горурланабыз.Шундый бәйрәм көнендә Теләче муниципаль районы башлыгы  Хаҗипов Н.Н. һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе  Карпова Н.В.  мәктәбебезнең  6 нчы сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфияне һәм 7 нче сыйныф укучысы Мөбәрәкшина Чулпанны котладылар. Балаларга рәхмәт хаты һәм ФРГ кибетләр челтәреннән ике меңлек сертификат , ә эти- әниләргә шулай ук рәхмәт хаты һәм чәчәкләр бүләк ителде. Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез - безнең киләчәгебез, якты өметебез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International